Татар шрифтлары
Алты гаилә, 37 язылыш. Татарча, русча һәм инглизчә язу өчен. Һәр максатка бушлай.
«Т» хәрефенә басыгыз
Һәр шрифт Tasvir сүзеннән башлана. Программадагы исемлектә «T» хәрефенә басыгыз, һәм алар барысы да бергә, кулыгыз астында. Т хәрефе Tasvir һәм Татар.
Татар хәрефләре үз урынында
Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ һәр шрифтта сызылган, хәреф аралары көйләнгән. Яңалиф хәрефләре дә бар.
Бер шрифт, өч тел
Туган тел, туган җир
Tuğan tel, tuğan cir
Родной язык
Mother tongue
Ачык лицензия
SIL Open Font License 1.1. Һәр архивта OFL.txt файлы бар.
Нигезе
Ачыктан-ачык әйтәбез: биш шрифт ачык лицензиядәге танылган шрифтларга нигезләнгән. Без татар хәрефләрен өстәдек һәм яңадан сыздык, хәреф араларын көйләдек, исемнәрне татарча куйдык. Tasvir Bailarcha безнең үз шрифтыбыз.
Бу шрифтларның авторларына зур рәхмәт. Алар ачык лицензия белән бүлешкәннәр, без дә бүлешәбез.
Ике минутта урнаштыру
fc-cache -f командасын җибәрегез.Аннары программаны яңадан ачыгыз: Word, Photoshop, Figma, DaVinci Resolve. Исемлектә «T» хәрефенә басыгыз.
Татарча матур языгыз. Эшләрегезне социаль челтәрләрдә күрсәтегез һәм безне билгеләгез.
Шрифтлар кириллица һәм латиница белән: татарча, русча һәм инглизчә. Тиздән яңа шрифтлар да чыга.